«

»

Окт 03 2018

“Гаилә бәхете – ил бәхете”

1 октябрь илебез Халык-ара өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Вакыйр авылында өлкәннәргә багышлап бәйрәм үткәрелде. Котлау сүзе белән Еланлы авылы биләмәсе башлыгы Анур Абубакир улы Шангареев чыгыш ясады. Авылдашлар алдында бәйрәмебезне ямьләп “Миләшләрем” фольклор төркеме котлады. Алар “Гаилә бәхете – ил бәхете” дигән сценарий күрсәтте. Бәйрәмебезне дәвам итеп сүз Динислам хаджи Шамсутдиновка бирелде. Ул Ислам дине, хаҗ гамәлләре турында вәгазь сөйләде. Корбан чалып авылдашлар өчен мәҗлес үткәрде. Кадерле өлкәннәрне котлап иң изге теләкләрне юллыйбыз, бәхетле, озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, тормышка ышаныч, һәм яшь буынга үрнәк булуыгызны телибез!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kigi-kultura.ru/novosti/gail-b-hete-il-b-hete/