«

»

Ноя 27 2017

«Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз»

24 ноябрь көнне, Вәкыйр авылы китапханәсендә, әниләр көненә багышланган «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә 4нче сыйныф укучылары катнаштылар. Кичәбезнең күрке булып, авылыбызның иң олы яшьтәге, иң хөрмәтле әбиләребезнең берсе, Янгирова Бибисара Галимулла кызы булды. Ак яулыклы ак әбиебез 90 яше белән китеп барса да, үзенең балачак хатирәләре белән ихлас бүлеште. Бибисара апаның тормыш юлы яшь буын өчен бик матур үрнәк. Ул тормыш иптәше Ансар абый Янгир улы белән 70 елга якын бәхетле гомер кичерделәр. Бибисара апаның иң зур байлыгы -аларның 6 баласы, 42 оныклары һәм дә кияү- киленнәре турында балалар ихлас тыңлады. Бәйрәмдә аналар турында бик күп матур сүзләр, шигырьләр һәм җырлар җырланды. «Әнием – күз нурым» дигән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kigi-kultura.ru/novosti/nk-jl-rne-b-eklegen-yashi-yashi-a-lyjbyz/